+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Театр фестивалендә балалар да катнаша

11-13 ноябрьдә Уфада балалар һәм яшьләр театрларының беренче республика фестивале узачак.

“Мәдәният” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында 11-13 ноябрьдә Уфада балалар һәм яшьләр театрларының беренче республика фестивале узачак. Фестиваль республиканың балалар һәм яшьләр театрларын үстерүгә, һәвәскәр театр сәнгатен пропагандалауга һәм алга таба үстерүгә юнәлтелә.
Фестивальне ачу тантанасы 11 ноябрьдә Милли яшьләр театрында булачак. Ике көн дәвамында, 11-12 ноябрьдә, конкурс караулары узачак. Фестивальдә Агыйдел, Белорет, Бөре, Благовещенск, Нефтекама, Салават, Уфа, Дүртөйле, Мишкә, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Яңавыл районнарыннан килгән балалар һәм яшьләр театр коллективлары катнашачак.
13 ноябрьдә театр режиссерлары һәм үзешчән театр җитәкчеләре өчен каралган спектакльләр турында фикер алышу өчен иҗади лаборатория эшлиячәк. Фестиваль конкурста җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.
Читайте нас: