+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыйлар мөһим чараның бизәге булды

Кичә Уфаның Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында өченче Халыкара мәгариф салоны ачылды.

Кичә Уфаның Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында өченче Халыкара мәгариф салоны ачылды.
"Мәгарифнең яңа субъективлыгы”на багышланган чара дүрт көн дәвамында мәгариф өлкәсенең төп катнашучыларын җыячак, яңа форматтагы дискуссия мәйданчыгы, мәгарифтә заманча алдынгы технологияләрне презентацияләү һәм шәхси белем бирү траекторияләрен формалаштыру урынына әйләнәчәк. Заманча белем бирү технологияләре өлкәсендәге яңа һәм инновацион проектларны илнең 40 төбәгеннән 170 артык экспонент тәкъдим итә.
Экспонентлар арасында Уфаның 11 университеты һәм институты, республиканың 40 колледжы бар. Күргәзмәнең зур бүлеген гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәкъдим итә, экспозициядә 33 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы катнаша. Өстәмә белем бирү бүлеге 18 үсеш үзәгенең һәм тел мәктәпләренең мөмкинлекләрен күрсәтә.
Алар арасында М. Акмулла исемендәге БДПУ янында эшләп килүче уникаль үзәк — “Котоффkids” та бар. Әлеге балалар үсеше үзәге мәктәпкәчә белем бирү педагогларын әзерләүдә инновацион платформа булып тора. Студентлар вузда белем алганда бу үзәктә эш алымнарын өйрәнә, тәҗрибә туплый. Үзәктә шөгыльләнүче сабыйлар да, аларның тәрбиячеләре дә чарада катнашучыларны үзләренә җәлеп итеп, аның чагу бизәге булып торды.
  • Безнең үзәктә яшь ярымнан алып, 7 яшькә кадәр булган сабыйлар шөгыльләнә. Балаларны мәктәпкә әзерләү программалары, иҗат, үсеш түгәрәкләре, төрле секцияләр һәм студияләр эшли.Барлык дәресләр дә уен формасында оештырыла. Балаларның вак моторикасын үстерүгә зур игътибар бирелә, — ди педагог-тәрбияче Ирина Дудкина.
  • Динар Кәлимуллин фотосы.
    Читайте нас: