+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Арслан Чиләбене таң калдырды!

Шушы көннәрдә Чиләбе шәһәрендә “Взрослеем вместе” I Бөтенрусия кино фестивале ачылды.

Программага өч тулы метражлы һәм 40 кыска метражлы фильм керде. Әлеге фильмнарның төп геройлары — балалар һәм яшьләр.
Киносеанслар шәһәрнең алты мәйданчыгында барды. Аларны караганнан соң, тамашачылар фикер алыша, тәэссоратлары белән бүлешә алды.
Әлеге чараны ачу тантанасында Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча төшерелгән “Сестренка” фильмын күрсәтү зур аншлаг белән үтте. Чиләбедән генә түгел, өлкәнең башка шәһәрләреннән һәм районнарыннан да килгән тамашачыларга аның төп герое Арслан Крымчуринның үзен күрү, аралашу, фотога төшү, хәтта автограф алу бәхете дә тиде.
Көньяк Уралның башкаласында үткән фестивальнең янә бер чагу мизгеле —Русия мәктәп укучылары хәрәкәтенең “Классные встречи” проекты кысаларындагы очрашу булды. Әйтергә кирәк, әлеге Бөтенрусия проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Активистларның Арсланга бик күп сораулары җыелган иде. Чөнки фильм да, аның нәни герое да барлык тамашачыларны әсир итте. Якташыбызның үзенә дә Чиләбе шәһәре, фестиваль, очрашулар бик ошаган.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: