+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Медицина сумкасында — планшет

Республикада ашыгыч ярдәм бригадалары мобиль компьютерлар белән җиһазландырыла башлады.

Подстанцияләргә 345 мобиль компьютер кайткан да инде, хәзер медиклар алар белән эш итәргә өйрәнә. Гаджетлар ярдәмендә фельдшерлар онлайн чакырулар кабул итәчәк. Шулай тизрәк тә, уңайлырак та. Пациент янына килеп җиткәндә үк табиб авыруның бөтен тарихын күрә. Кыскасы, планшет – ашыгыч ярдәм фельдшерының мәҗбүри атрибуты хәзер.
Экранда чакырту турында бөтен мәгълүмат: адрес, шәхси мәгълүматлар, шулай ук симптомнар күренә. Әгәр авыру элек табибларга мөрәҗәгать иткән булса, авыру тарихы да күренеп торачак. Планшетка көйләнгән навигатор ярдәмендә бригада юл эзләргә вакытын югалтмый. Ә фельдшерның чакыру буенча баргач, ниндидер сораулары туса, ул планшет аша хезмәттәшләре белән киңәшләшергә мөмкин.
— Планшет аша без өлкән табибларга, диспетчерга шалтырата, кардиограмма төшереп, фотосын дежур табибка яисә хезмәттәшләребезгә җибәрә, консультация ала алабыз. Анда интернет та, социаль челтәрләр дә, уеннар да юк, барысы да эш өчен. Безнең уйнарга вакытыбыз да юк, — ди күчмә бригада фельдшеры Илмира Әбүбәкирова
Элек чакыру турында бригада рация буенча белгән булса, хәзер бөтен мәгълүмат планшетка киләчәк. Ел ахырына кадәр мобиль компьютерларны 345 ашыгыч ярдәм бригадасы алачак.
Фото: nmosktoday.ru
Читайте нас: