+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Ихаталар матур булгач, яшәве дә күңелле!

Өч ел эчендә республикада 900 ихата төзекләндереләчәк.

2020 елда Уфада “Башкортстан ихаталары” республика программасын тормышка ашыру кысаларында күпфатирлы йортларның 35 ихатасына комплекслы төзекләндерү үткәреләчәк. Тагын 12 ишегалды резервка кертелгән. Киләсе елда төзекләндерелергә тиешле ишегалды территорияләренең исемлеге белән Уфа шәһәре хакимиятенең рәсми сайтында танышырга була.
Башкала мэриясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, 2021-2024 елларга программада катнашу өчен гаризалар кабул итү вакыты 29 ноябрьгә кадәр озайтылган. Конкурс сайлап алуында катнашу өчен документлар исемлеге белән гариза бирергә кирәк. Гаризалар бирү урыны: Уфа шәһәре, Октябрь проспекты, 120, 1 кат, Гражданнарны кабул итү бүлмәсе.
“Агымдагы елда ихаталарны төзекләндерү программасы ахырына якынлаша. 91 ихата кабул ителде, 48ендә балалар мәйданчыклары урнаштырасы калган, тагын 313ендә эшләр бара. Муниципалитетлар, ниһаять, мине ишеттеләр һәм эшне җәмәгатьчелек кабул итмичә, түләмәячәгебезгә ышандылар. Фикер алышу бара, кешеләр еш кына гадел кисәтүләр кертә, подрядчылар аларны муниципалитет контролендә төзәтә. Ә киләсе елга алынган проектлар - бөтенләй башкача күренә, чөнки халык катнашлыгында алар бик нык үзгәрә. Һәм бу бик шәп. Киләсе өч елда республика буенча тагын 900 ишегалдын ремонтлаячакбыз, бу проблеманы тулысынча хәл итәчәкбез”, — дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз аккаунтында.
Мәгълүм булуынча, “Башкортстан ихаталары” программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ихаталарны төзекләндерүнең мотлак эшләренә резиналы түшәмә җәелгән балалар мәйданчыгы, хәвефсез атынгычлар кую, контейнер мәйданчыгы төзү, яшелләндерү, машина кую урыны эшләү, яктырту корылмалары, эскәмияләр, чүп савытлары, видеокүзәтү урнаштыру, асфальтлау керә.
Фото: ufa.bezformata.com
Читайте нас: