+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфа Халыкара мәгариф салоны 21 меңнән артык кешене җыйды

Катнашучылар саны буенча форум рекорд куйды һәм Русиядә иң яхшы өч төбәк арасында ныклы урын алды.

Бу хакта Башкортстанның мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хажин белдерде.
6-9 ноябрь көннәрендә Уфада Халыкара мәгариф салоны эшләде. Эшлекле программа үз эченә 200дән артык чараны алды. Бер мәйданчыкта укучылар, ата-аналар һәм төрле белем бирү учреждениеләре вәкилләре очрашты.
Дүрт көн дәвамында барган мөһим чарада мәктәп укучылары үзләренә охшаган һөнәрләр белән якыннан таныша алды. Бу мәйданчык кеше иң күп йөргән секторга әверелде. Шулай ук инклюзив белем бирү дә кызыксыну уятты.
Уфа мәгариф салонының төп темасы — өлкәне санлаштыру. Бу юнәлештә лидерларның берсе — Учи.ру порталы. Башкортстанның 70 меңгә якын укучысы әлеге ресурс ярдәмендә шөгыльләнә дә инде. Компания вәкилләре белдерүенчә, 5 мең укытучы аларның системасын беренче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр укучыларның теманы үзләштерүне җиңеләйтү өчен бушлай куллана. Бу эшкә теләге булган һәркем кушыла ала.
Фото:bash.news
Читайте нас: