+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Декрет ялындагы әниләр һөнәрле булачак!

Яңа программа яшь әниләргә һөнәр алырга һәм, бала карау буенча ял тәмамланганнан соң, эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.

Республикада өч яшькә кадәр бала карау буенча ялда булган хатын-кызларны яңадан укытуны оештыралар. Тиешле документ “Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру” төбәк проекты кысаларында Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла. Хәзер ул халык игътибарына тәкъдим ителде һәм бу җәһәттән фикер алу бара. Анда теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен түбәндәге сылтама буенча кереп үз фикерен белдерә ала: http://regulation.bashkortostan.ru/projects#npa=7793.
Декрет ялында булган хатын-кызларны яңадан укыту аларның хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, яңа технологияләр һәм таләпләр белән эшләүгә җайлашуга юнәлдерелгән. Программа яшь әниләргә кирәкле һөнәрләр алырга һәм, бала карау буенча ял тәмамланганнан соң, эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәк.
"Демография” гомумдәүләт проекты яшь гаиләләр өчен башка ярдәм чараларын да күз уңында тота. Бу - беренче һәм өченче бала туганда пособиеләр түләү, мәктәпкәчә учреждениеләр челтәрен үстерү, шәхси балалар бакчаларында булганда өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына компенсация һәм башкалар.
Фото: ugra-news.ru
Читайте нас: