+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Табиблар районнарга чыга

Бригадалар составында нинди белгечлекләр буенча табиблар булачак?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы агымдагы елның 5 ноябреннән 2020 елның 27 мартына кадәр тар белгечле табибларның районнарга чыгып, халыкның саулыгын тикшерүне оештыра. Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Бригадалар составына түбәндәге белгечлек табиблары керә: нейрохирург, акушер-гинеколог, уролог, колопроктолог, гинеколог-репродуктолог, гастроэнтеролог, пульмонолог, оториноларинголог, шулай ук өлкәннәр һәм балалар кардиологы, невролог, эндокринолог һәм офтальмолог. Шулай ук бригадада беренче тапкыр “Ана һәм бала” белгечләренең катнашуы да көтелә.
Белгечләрнең эш графигы:
11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр — Баймак үзәк район дәваханәсе
18-22 ноябрь көннәрендә — Белорет үзәк район дәваханәсе
25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр — Бөре үзәк район дәваханәсе.
2 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр — Дүртөйле үзәк район дәваханәсе.
9 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр — Ишембай үзәк район дәваханәсе.
16 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр — Кумертау үзәк шәһәр дәваханәсе.
23 декабрьдән 27 декабрьгә кадәр — Мәләвез үзәк район дәваханәсе.
Фото:new-variant.ru
Читайте нас: