+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Ачык регистратура” — эшне тизләтә!

Республика балалар клиник дәваханәсе поликлиникасында пациентлар өчен бик күп уңайлыклар булдырылды.

Капиталь ремонттан соң, поликлиникада заманча регистратура гына түгел, холл киңәйтелде, кечкенә пациентлар һәм аларның ата-аналары өчен уңайлы зона булдырылды.
“Ачык регистратура” проекты чиратлардан котылу һәм табиблар белән пациентларның вакытын экономияләү өчен уйланылган. Поликлиникага кергәндә “Электрон чират” терминалы урнаштырылган. Талон алган ата-аналар хәзер тыныч кына чират көтә. Администраторның махсус стойкасы янында пациентлар кирәкле мәгълүматны алачак. Шулай ук документлар әйләнеше системасы да уйланылган: барлык карточкалар хәзер аерым бүлмәдә саклана, пациентның килү көнендә алар инде табиб кабинетында булачак.
— Ремонт, кирәкле җиһазлар сатып алу, медицина учреждениеләре эшенең яңа моделен булдыру – болар барысы да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты һәм “Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны кертеп, балалар сәламәтлеген үстерү” төбәк программасы кысаларында эшләнде, – дип билгели дәваханәнең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин.
Билгеле булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шулар арасында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты аерым әһәмияткә ия. Аның кысаларында чынга ашкан “Сакчыл поликлиника” федераль проекты халыкка медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерүгә, чиратларны бетерүгә юнәлтелгән.
Фото: gorobzor.ru
Читайте нас: