+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Алты районга — күчмә ФАП

Әлеге мөһим эш “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Башкортстанның берьюлы алты районы халыкка хезмәт күрсәтү өчен билгеләнгән күчмә ФАПларга ия булды. Әлеге мөһим эш Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
ФАПларны рәсмиләштерү буенча барлык кирәкле процедуралар төгәлләнде һәм якын арада алар Белорет, Әбҗәлил, Бөрҗән, Баймак, Зианчура һәм Зилаер районнары пациентларын кабул итә башлаячак.
- “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында бу ел ахырына кадәр Башкортстанга тагын 15 күчмә фельдшер-акушерлык пункты килергә тиеш, — дип хәбәр итә Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Мобиль ФАПлар “ПАЗ” автобусы базасында күчмә комплекслардан гыйбарәт. Алар кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән: электрокардиограф, кардиомаркерларның портатив экспресс-анализаторы, дефибрилятор-монитор, гинекология креслосы һәм башка медицина җиһазлары, шул исәптән анализлар алу өчен корылмалар.
Моннан тыш, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 114 дәваханә һәм поликлиника 700дән артык принтер алды.
Фото: cherinfo.ru
Читайте нас: