+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар филармониясен үзгәрешләр көтә

Уфада биш мәдәни учак реконструкцияләнә.

Уфа шәһәре буенча мәдәният йортлары белән тәэмин ителү 82,3 процент тәшкил итә. Аларның кайберләренең торышы заманча таләпләргә туры килми, дип хәбәр итте шәһәр мэриясендә узган оператив киңәшмәдә мәдәният һәм сәнгать идарәсе җитәкчесе Шамил Абдраков.
“Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында Уфада 2024 елга кадәр Уфа балалар филармониясен (элекке “ҮЗЭМИК” мәдәният йорты), Шәһәр мәдәният сараен, Шәһәр мәдәни-ял итү үзәген, Яшь тамашачылар театрын һәм шәһәр планетариен ремонтлау һәм реконструкцияләү планлаштырыла. Шамил Абдраков белдерүенчә, 2019 елда балалар филармониясен ремонтлауга республика бюджетыннан — 84,5 миллион, шәһәр бюджетыннан 4,7 миллион сум бүлеп бирелгән. Ремонттан соң филармония мәдәният учреждениесен һәм белем бирү үзәген берләштергән күпфункцияле үзәк булачак.
Билгеле булуынча, “Мәдәни мохит” гомумдәүләт проекты үз эченә түбәндәгеләрне ала: яңа төзелгән һәм капиталь төзекләндерелгән, заманча җиһазланган мәдәният оешмалары санын арттыру, мәдәният өлкәсендә иҗади һәм идарәче кадрларның квалификациясен күтәрү. Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: