+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сәләтле балалар Сибайга җыелачак

19 ноябрьдә “Чал Урал легендалары" конкурс-фестиваленең гала-концерты үтәчәк.

Республикада Башкортстан оешуга 100 ел тулуга һәм Театр елына багышланган “Чал Урал легендалары” конкурс-фестиваленә йомгак ясалды. Чара Владимир Путинның май указы белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” федераль һәм төбәк проектларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Конкурсны оештыручылар сүзләренә караганда, проект сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә, яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре формалаштыруга, Ватан мәдәниятенә һәм тарихына карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән.
- “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында безгә " Чал Урал легендалары” конкурс-фестивален оештыруга акча бирелде, аның гала-концерты 19 ноябрьдә Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрында узачак, - ди Мәдәният министрлыгының белем бирү буенча республика укыту-методик үзәге директоры Лариса Марешова. - Алдар зур эш башкарылды. Бу елның язында конкурсның нигезләмәсе эшләнде, аны без республиканың барлык балалар сәнгать, музыка мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренә тараттык. Конкурста барлык теләүчеләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнаша алды. Алар “Чал Урал легендасы” темасына багышланган эш тәкъдим итәргә тиеш иде. Аны сәнгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә башкарырга мөмкин: вокал, инструменталь башкару, хореография, сынлы, декоратив-гамәли сәнгать, һәм башкалар.
Конкурста катнашуга барлыгы 100 дән артык гариза керде. Сентябрь ахырында жюри утырышы үткәрелде, анда иң яхшы эшләрне сайлап алдылар. Режиссерлар төркеме сценарий әзерләгән иде. Гала-концертта катнашучыларның чагу иҗади номерларыннан бердәм тамаша булачак. Моннан тыш, театр фойесында конкурс-фестивальдә җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылачак.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: