+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юллар иркен һәм төзек булачак!

Бу юнәлештә киләсе елда да зур проектлар планга кертелгән.

2020 елда Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларындагы программаларны тормышка ашыру өчен 6,7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. 2019 елда бу максатларга федераль бюджеттан 5 миллиард сум бирелгән иде. Бу хакта Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов кичә, 15 ноябрьдә, “Башинформ” агентлыгында программаны тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча узган җәмәгать фикер алышуларында хәбәр итте.
Матди чаралар зур проектларга юнәлтеләчәк: беренче чиратта, Уфа транспорт төенен үстерүгә — шәһәрнең көньягына керү һәм Воровский урамының Агыйдел елгасы аша күпер төзүне дәвам итү күз уңында тотыла.
“Киләсе елда Пугачев урамын реконструкцияләү төгәлләнәчәк, Салават Юлаев проспекты һәм Пугачев урамы киселешендәге юлны реконструкцияләүне башлау планлаштырыла", — дип билгеләп үтте Дәүләт транспорты комитеты җитәкчесе.
2020 елда, шулай ук, Интернациональ урамның Агыйдел елгасы аша створасында яңа күпер төзелешен башлау планлаштырыла, ул М-5, М-7 федераль трассаларыннан транзит агымнарны көйләргә мөмкинлек бирәчәк. Шакша һәм Затон күперләре капиталь ремонтка ябылачак. Стәрлетамак — Кагы — Магнитогорск юлы юнәлешендә Агыйдел елгасы аша күперне реконструкцияләүне башлау да планлаштырыла.
"Башкортстанда бүгенге көндә кайнар асфальт-бетон җәюгә кагылышлы барлык эшләр дә тәмамланган. 20 объект буенча барьер киртәләр куела, терморазметка ясала, юл билгеләре куела һәм территория төзекләндерелә. 30 ноябрьдә эшне төгәлләү планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Тимур Мөхәммәтҗанов.
2019 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары " гомумдәүләт проекты буенча 388 километр юл ремонтланган, барлыгы 1200 километр юл катламы яңартылган. Әлеге мөһим эшләр Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка аша.
Фото:mkset.ru
Читайте нас: