+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Студентларның хыяллары чынга ашты

Стәрлетамакта күппрофильле колледж базасында заманча остаханә ачылды.

Әлеге мөһим эш “Яшь профессионаллар” төбәк проектын һәм “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Биш ел дәвамында Башкортстанда мондый остаханәләрнең саны 55 булачак.
Стәрлетамакның күппрофильле һөнәри колледжы республикада беренче булып заманча остаханәнә ачты. Хәзер яңа лабораторияләрдә студентлар дөнья стандартлары буенча белем алачак.
- Студентлар WorldSkills стандартлары, ягъни дөнья стандартлары буенча җиһазландырылган яңа лабораторияләрдә белем алачак. Икенчедән, әлеге уку лабораторияләрендә пенсия алды яшендәгеләрне дә укытып булачак, - ди мәгариф министры урынбасары Гөлләрия Ялчикаева
Остаханә заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, ул студентларга теориядән соң ук белемнәрен гамәлдә сынап карарга мөмкинлек бирәчәк. Стәрлетамак, шулай ук, тагын биш республика колледжы лаборатория ачу өчен 138 миллион сумлык грант алды. Төбәк бюджеты ярдәмен исәпкә алып, 30 остаханәгә 200 миллионга якын акча юнәлтелгән.
Фото: bash.news
Читайте нас: