+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Әтиләргә бәхет елмая!

“Ата капиталы”н кемнәр алачак?

Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты нигезендә әтиләргә дә дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак.
Әлеге мәсьәлә буенча Русия Иҗтимагый палатасының Гаиләгә, аналарга һәм балаларга ярдәм буенча комиссиясе Закон проекты тәкъдим итеп, аның буенча җәмәгатьчелек тикшерүе үткәрергә карар иткән.
Башлангычның авторы, комиссия рәисе урынбасары Сергей Рыбальченко билгеләвенчә, мондый ярдәм өченче бала тугач бирелергә тиеш. Ата капиталы барлык балалар да бер гаиләдә туган һәм тәрбияләнгән, ата белән ана рәсми никахта булган очракта гына түләнәчәк. Капиталның күләме ана капиталы кебек үк 453 мең сум булачак дип фаразлана. Закон 2020 елдан үз көченә керергә тиеш.
Фото: goodhouse.ru
Читайте нас: