+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сабыйлар — бакчага, әниләр — эшкә!

Туймазыдагы 6нчы балалар бакчасында ясле төркеме ачылды.

Узган атнада Туймазы шәһәренең 6нчы балалар бакчасында яңа төркем ачылды. Бу вакыйга Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
— Бу безнең шәһәрнең әниләре өчен озак көтелгән вакыйга, чөнки аларның күпләре эшкә чыгарга тели, әмма балаларны калдырырга кеше юк, — диләр бу турыда Туймазы районының мәгариф идарәсәндә.
Бүгенге көндә төркемгә 3 яшькә кадәр 20 бала йөри. Биредә сабыйлар өчен уңайлы мохит булдырылган, ул мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына туры килә. Балалар бакчасында өстәмә урыннар булдыру мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген генә түгел, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсен дә хәл итә.
Тиздән өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен шундый ук төркем Туймазның 18нче балалар бакчасының 2нче филиалында ачылачак.
Фото: izvestiaur.ru
Читайте нас: