+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сөт эчкән бала сәламәт була!

Октябрскийда сөт кухнясы ачылды.

Республика җитәкчелеге раслаган карар нигезендә, Башкортстанда сөт кухняларын тергезү дәвам итә. Бу мөһим эш Русия президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка аша.
Мәгълүм булуынча, төбәктә 3 яшькә кадәр 150 меңнән артык бала яши. Алар арасында аз керемле гаиләләрдән булган 26 мең бала бушлай сөт продукциясе алырга хокуклы.
Моңа кадәр сөт кухнялары Уфа шәһәрендә генә урнашкан иде. Агымдагы елның 1 июленнән Стәрлетамак шәһәрендә янә бер сөт кухнясы эшли башлады. Аның продукциясе белән Стәрлетамак, Уфа, Ишембай районнарында, шулай ук Стәрлетамак, Кумертау һәм Салават шәһәрләрендә яшәүче 2118 бала тәэмин ителә.
Бүген, 20 ноябрьдә, Октябрьский шәһәрендә санитар нормаларның һәм кагыйдәләрнең барлык таләпләренә туры китереп проектлаштырылган һәм җиһазландырылган тагын бер заманча җитештерү үзәге ачылды. Сөт, кефир, эремчек, йогырт - болар барысы да Октябрьский шәһәрендәге өр-яңа сөт фабрикасында җитештерелә башлый. Якын арада ассортимент 12 позициягә кадәр артачак.
Җитештерү куәте — тәүлегенә 5 тоннага кадәр сөт эшкәртү. Бу елына 1,5 миллион порция дигән сүз. Продукция белән Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Әлшәй, Дәүләкән районнарында яшәүче 1,2 мең бала тәэмин ителәчәк. Шәһәр территориясендә сөт продукциясе таратуның 2 ноктасы эшли, шулай ук, һәр районда мондый бер пункт урнашкан.
2020 нче елның 1нче гыйнварыннан республиканың ташламалы категориягә караган барлык балалары да бушлай сөт продукциясе – коры җайлаштырылган һәм махсус катнашмалар, коры боткалар, сөт продукциясе һәм сәнәгать җитештерүе белән тәэмин ителәчәк.
Читайте нас: