+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Уфага затлы рояль кайтты

Республикадагы ShigeruKawai маркалы бердәнбер рояльнең презентациясе бүген Уфа сәнгать училищеcының концерт залында үтте.

Әлеге музыка коралы уку йорты өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә әһәмиятле.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, рояль Владимир Путинның май указларына ярашлы “Мәдәният” гомумдәүләт проектын чынга ашыру кысаларында сатып алынган. Башкортстанда Shigeru Kawai маркалы рояль әлегә бердәнбер булачак.
Shigeru Kawai - бик сирәк музыкаль инструмент, аның җитештерүчесе танылган Япония компаниясе. Яхшы сыйфатлы мондый рояль елына нибары 20 данә чыгарыла.
— Яңа рояльнең озынлыгы өч метрга якын, авырлыгы — 504 килограмм. Shigeru Kawai моделенең төп үзенчәлеге — клавишаларның озын булуында. Ул уйнау өчен уңайлы һәм клавишаның кайсы өлешенә бассаң да коралның тигез тигез тавыш тәэмин итә, — ди училище директоры Лидия Воробьева.
Затлы музыка коралы Уфага Русиянең әйдәп баручы пианистларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Рояльне тәкъдим итү бүген Уфа сәнгать училищесының концертлар залында үтте. Анда пианист, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Kawai компаниясенең Русиядәге рәсми вәкиле Евгений Михайлов, шулай ук, Уфа пианисты, халыкара конкурслар лауреаты Нелли Кадраева чыгыш ясады.
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: