+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Алтын скальпель” премиясенә кемнәр лаек?

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә елның иң яхшы хирурглары бүләкләнде.

Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында елның иң яхшы хирургларын бүләкләделәр. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел бу исемгә танылган кардиохирург, медицина фәннәре докторы, профессор Владимир Плечев һәм Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры, профессор Валентин Павлов ия булды.
— 1997 елдан башлап ел саен бирелә торган “Алтын скальпель” премиясе хирургларның эшчәнлегенә югары бәя булып тора», — диде республиканың хирурглар ассоциациясе президенты Вил Тимербулатов.
Елның иң яхшы операциясендә ассистент сыйфатында катнашканы өчен мактаулы дипломны БДМУ клиникасы табибы Марат Урманцев алды.
Фото: infoniac.ru
Читайте нас: