+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстан укытучылары Мәскәүдә бүләкләнде!

Мәртәбәле конкурста республикадан биш проект җиңде. Аларның икесе — Уфаның 65нче Татар гимназиясе укытучыларыныкы!

Мәскәүдә Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган “Русия халыклары телләре һәм мәдәнияте: саклау һәм үстерү” Бөтенрусия конкурсының йомгаклау этабы үтте. Конкурс йомгаклары буенча 110 җиңүче билгеләнде. Алар арасында Башкортстан педагогларының 5 проекты булуы аеруча сөенечле.
Әлеге конкурсның төп максаты — Русия халыклары телләрен саклау һәм үстерүгә, традицион халык мәдәнияте кыйммәтләрен популярлаштыруга, Русия Федерациясе халыкларының рухи мирасына сакчыл мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау. Мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
"Төбәк дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибә" номинациясендә Октябрьский шәһәреннән Илгизә Сәхәбетдинова "Татар һәм башкорт телләрендә электрон китаплар булдыру" проекты белән җиңүче булды.
“Муниципаль даирәдә иң яхшы практика” номинациясендә — Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе укытучысы Резедә Гарифуллина - "Нәфис әсәр буенча буктрейлер" проекты белән һәм Белорет шәһәренең 21нче мәктәп укытучысы Бану Астанова “Башкортстан Республикасының дәүләт теле буларак башкорт телен һәм Башкортстан мәдәниятен өйрәнү өчен “Афәрин” альтернатив укыту-методика комплексы” проекты белән җиңү яуладылар.
"Аерым белем бирү оешмасының иң яхшы эш тәҗрибәсе" номинациясендә Уфа шәһәренең 65нче Татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрованың "Татар телен саклау һәм үстерү һәм Музей-белем бирү комплексы нигезендә мәдәниара аралашу тәрбияләү" дигән педагогик проекты җиңде.
Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтыннан Елена Левченко тәкъдим иткән "Интерактив башкорт теле" веб-сайты педагогик проекты “Иң яхшы челтәр проекты" номинациясендә иң яхшыларның берсе дип танылды.
Ил күләмендә җиңү яулаган укытучыларыбызны котлыйбыз! Яңа үрләр, иҗади уңышларуңышлар телибез!
Читайте нас: