+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Сөт эчсәң, сәламәт булырсың!

Бүген Нефтекама шәһәрендә сөт кухнясы ачылды.

Бүген Нефтекама шәһәре халкы өчен күптән көтелгән вакыйга булды. Биредә сөт кухнясы ачылды. Бу әһәмиятле эш Башкортстанда Владимир Путинның май указы белән расланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашты.
Сөт ризыклары бары тик җирле чималдан гына җитештерелә һәм алар 6 айдан өч яшькә кадәрге ташламалы категориягә кергән барлык балаларга бушлай биреләчәк. Продукцияне куллану географиясе киң, Нефтекамадан тыш, сөт ризыклары белән Агыйдел, Дүртөйле, Янавыл һәм Бөре районнары сабыйлары тәэмин ителәчәк.
— Бүген бездә, чыннан да, бик мөһим вакыйга, без элекке традицияләрне тергезәбез, чөнки балалар сәламәтлеге, беренче чиратта, аларның туклануына турыдан-туры бәйле. Биредә дүрт төрле сөт кухнясы продукциясе чыгарылачак, аның уникальлеге — ул алты айдан башлап балалар өчен тәгаенләнгән, — диде Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: