+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Абилимпикс” — мөмкинлекләр иле

Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” V Милли чемпионатның финалы узды.

20-22 ноябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” V Милли чемпионатның финалы узды. Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстан Республикасыннан бәйгедә 41 кеше (25 студент, 14 укучы һәм 2 белгеч) катнашты, алар 28 компетенция буенча көч сынашты.
"Абилимпикс “ — илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлтелгән “Русия — мөмкинлекләр иле" проектларының берсе. Проектның максаты — инвалидлыгы булган кешеләргә һөнәри юнәлеш бирү һәм аларга җәмгыятьтә социаль мәдәни инклюзия булдыру.
“Русия – мөмкинлекләр иле” коммерциягә карамаган автоном оешмасы 20 проектны берләштерүче платформаны үстерә. Алар — “Русия лидерлары” идарәчеләр конкурсы, “Мин – профессионал”, Студентлар олимпиадасы, “Минем беренче бизнесым” халыкара конкурсы һәм башкалар.
2015 елдан башлап Башкортстан Республикасы “Абилимпикс” һөнәри осталык милли чемпионатының төбәк сайлап алу этапларын үткәрә һәм ил чемпионатында катнаша. Республика яшьләренә һәм укучыларына үзләренең сәләтен төрле бәйгеләрдә, ел саен уздырылып килүче чемпионатларда күрсәтергә мөмкинлек бар. Алар робот-техника, “Яшь профессионаллар”, инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Абилимпикс” һөнәри осталык чемпионатларында катнаша һәм алдынгы урыннар ала.
Фото: dszn.ru
Читайте нас: