+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Нәни Алисәнең маҗараларын күрергә килегез!

Башкорт курчак театры өр-яңа премьерага чакыра

30 ноябрьдә Башкорт дәүләт курчак театрында Льюис Кэрроллның "Алисә могҗизалар илендә” спектакле премьерасы үтә.
" Нәни Алисәнең маҗаралары яңа буын тамашачысына аңлаешлы һәм кызыклы булачак. Спектакльдә төрле курчаклар катнашачак. Моннан тыш, актерлар тере тавыш белән сөйләячәк һәм җырлаячак, хәтта биюләр дә булачак, шуңа күрә спектакльне мюзикл жанрына кертергә мөмкин”, — дип билгели театрның матбугат хезмәте.
“Алисә могҗизалар илендә” спектаклендә өлкән һәм кече буын актерлары катнаша. Төп рольне яшь актриса Галина Шәйхетдинова башкара. “Червонная Королева” — Башкортстанның халык артисткасы Ольга Шәрәфетдинова. Тамашачылар шулай ук сәхнәдә Башкортстанның һәм Кырым Республикасының атказанган артисты Ольга Дудконы, Башкортстанның атказанган артисткасы Альбина Шумячерны, Екатерина Кочурованы, Никита Калмыковны, Эмиль Латыйповны, Сергей Булкуны һәм Кристина Латыйповны да күрәчәкләр.
“Алисә могҗизалар илендә” спектаклен гаилә белән бергәләп карау күңелле булачак. Спектакль “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте”проектын тормышка ашыру кысаларында куела. Әлеге программа Владимир Путинның май указлары белән имзаланган, “Мәдәният” гомумдәүләт проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.
Фото: "Башинформ" агентлыгыннан.
Читайте нас: