+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Үсеш ноктасы” укытучыларны җыя

29 ноябрьдә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы базасында мәгариф форумы узачак.

29 ноябрьдә Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы базасында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләренең муниципаль координаторлары, җитәкчеләре һәм педагоглары өчен “Үсеш ноктасы. Заманча технологияләр территориясе" мәгариф форумы узачак.
Чарада Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы директоры Алексей Ковальский катнашачак. Форумда 2019 елда булдырылган “Үсеш ноктасы" үзәкләренең беренче эш нәтиҗәләре һәм аларның үсеш перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла. Белорет һәм Туймазы районнары белгечләре үзәкләрнең эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Катнашучылар гомуми белем бирү учреждениеләренең челтәрле хезмәттәшлеге мөмкинлекләре, үзәкләрнең методик төбәк челтәре турында фикер алышачак.
"Үсеш ноктасы” үзәкләрендә эшләүче мәктәп педагоглары өчен яңа технологик җиһазлар белән эшләү буенча осталык дәресләре үткәрү планлаштырылган.
Билгеле булуынча, “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елда республиканың 54 муниципаль берәмлегендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильләр буенча 133 үзәк булдырылды.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: