+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Дәресләр күпкә кызыклырак үтә!”

Миловка укучылары виртуаль лабораториядә тәҗрибәләр ясый.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Уфа районының Миловка авылы укучылары виртуаль лабораторияләрне үзләштерә. Яңа чирек башлану белән белем учагында 2 яңа компьютер сыйныфы җиһазландырылды. Хәзер физика дәресләре нәкъ биредә уза. Монда виртуаль рәвештә токның көчен үлчәргә дә, электр чылбырын җыярга да була.
— Электрон форматта күпкә уңайлырак, чөнки болай эшләгәндә барысы да ачык күренеп тора. Безнең мәктәп заман белән бергә үзгәрә, без дә үсәбез, — ди 10 нчы сыйныф укучысы Софья Шикалова.
Яңа компьютер сыйныфларында география һәм химия дәресләре дә уза. Кабинетлар интерактив такта белән генә түгел һәр парта, укытучы компьютерына тоташтырылган, планшетлар белән җиһазландырылган.
Мәктәп директоры ассызыклавынча, уку йортында санлы мәгариф мохите күптән кертелә башлады. Биредә инде бердәм локаль челтәр булдырылган, барлык укытучылар да электрон журналларга, ә укучылар көндәлекләргә тоташтырылган. Яңа җиһазлар — уку процессын санлаштыру юлында тагын бер этап булды.
Компьютер сыйныфлары Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылды. Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Быел республикада сыйныфларны санлаштыру өчен федераль бюджеттан 128 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде. 63 мәктәп инде яңа шартларда белем ала.
Фото: ГТРК "Башкортостан"
Читайте нас: