+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Шәхси балалар бакчалары артачак

Чиновникларны эшкуарларга ярдәм итәргә чакырдылар.

Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2021 елга өч яшькә кадәрге балаларны йөз процентка бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бу мәсьәлә Уфада үткән “Ана булу бәхете” пленар сессиясендә каралды.
Иҗтимагый палатаның сәнәгать, эшкуарлык, агросәнәгать комплексы, бюджет һәм салым сәясәте, табигать ресурслары һәм экология мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Ирина Абрамова белдерүенчә, бу күрсәткечләргә балаларны карау буенча дәүләткә карамаган оешмаларны җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешергә мөмкин.
Әлеге чарада Ирина Абрамова балалар бакчаларына чиратта торучыларның саны аеруча күп булган муниципалитетларга мөрәҗәгать итеп, “Роспотребнадзор” һәм янгын күзәтчелеге таләпләренә җавап бирүче шәхси балалар бакчалары булдыру өчен бушлай биналар бирергә тәкъдим итте:
— Балалар мәйданчыклары өчен территорияләр булдыру өчен эшкуарларга ярдәм итегез. Үз биналарыгызга мониторинг үткәрегез. Бәлки кайбер мәктәпләрнең яки башка биналарның файдаланылмый яткан өлешенә “Роспотребнадзор” һәм янгын күзәтчелеге нәтиҗәләрен алырга мөмкиндер, инициативаларны хуплагыз, — диде ул.
Ирина Абрамова ассызыклавынча, “Демография” һәм “Мәгариф”, “Индивидуаль малтабарлык инициативасын үстерү” гомумдәүләт проектларына ярашлы, Башкортстанда 2021 елга кадәр балалар өчен 5 мең мәктәпкәчә урын булдырылырга тиеш.
Демографлар бәяләвенчә, төбәктә 1 яшьтән алып 3 яшькә кадәр 176 меңнән артык бала яши. Аларның 35 меңнән артыгы дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларына йөри.
Фото:korablik-106.ru
Читайте нас: