+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанга – 9 күчмә ФАП, 4 ашыгыч медицина ярдәме автомобиле

Аларны кичә Уфага эш визиты белән килгән Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тапшырды.

Кичә Уфага эш визиты белән Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова килде. Федераль министр республиканың медицина оешмалары җитәкчеләренә тугыз күчмә ФАП һәм “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында алынган дүрт ашыгыч медицина ярдәме автомобиле тапшырды.
Вероника Скворцова ассызыклавынча, агымдагы елда республика сәламәтлек саклау системасында булган уңай үзгәрешләр белән сөендерә.
- Радиодиагностика һәм радиотерапия белән тулысынча җиһазландырылган онкоүзәк үсә, кардиоюнәлеш, балалар медицинасы үсә, ил Президентының игътибар үзәгендә булган беренчел звено үсешенә зур игътибар бирелә. Республикада авыл медицинасы тергезелде, Башкортстанның торак пунктларында 50 яңа ФАП урнаштырылды, республика буенча “Сәламәтлек автопоездлары” йөрде. Моның өчен мин республика башлыгына рәхмәтлемен, чөнки иң ерак районнарны мобиль комплекслар кәрваны белән карап чыгу һәм халыкны тулысынча тикшерү аның инициативасы, - диде Вероника Скворцова.
Федераль министр бу мобиль ФАПларга ихтыяҗ зур булачак, һәм кешеләр медицина ярдәменнән канәгать булырлар дигән өмет белдерде. Күчмә медицина дәвалау-диагностика комплекслары ПАЗ-32053 автобусы базасында төзелгән. Әлеге ФАПлар медицина хезмәте күрсәтү зонасыннан читтә урнашкан ерак урыннарда 1дән 100 кешегә кадәр халкы булган торак пунктлар өчен билгеләнгән. Аларны Бөре, Красноусол, Кушнаренково, Мәсәгүт, Югары Яркәй, Туймазы, Благовещен, Раевка үзәк район дәваханәләре һәм Уфаның 21 нче дәваханәсе алды. Ишембай һәм Бәләбәй үзәк район дәваханәләренә, Салават һәм Октябрьский шәһәрләре дәваханәләренә ашыгыч ярдәм автомобильләре бирелде.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: