+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мобиль бригада дәваханәгә илтә

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен дәваханәләргә бушлай йөртә башладылар.

Башкортстанда 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен дәваханәләргә төрле тикшерүләргә бушлай махсус оештырылган мобиль бригадалар йөртә башлады, дип хәбәр итә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.
— Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы өлкән буын кешеләренә медицина хезмәте күрсәтү сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күчә, — дип билгеләп үтте министрлыкның матбугат секретаре Роза Кузьменко. — Бүгенге көндә картлар һәм психоневрология интернатлары хезмәткәрләреннән торган мобиль бригадалар, шулай ук, медицина хезмәткәрләре белән берлектә, аларга беркетелгән автомобильләрдә 160тан артык өлкән кеше тикшерүгә алып барылды.
2024 ел ахырына кадәр мондый мобиль бригадалар тарафыннан республикада өлкәннәрнең 45 процентын колачлау планлаштырыла.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Башкортстанда хәзер 65 яшьтән өлкәнрәк 222 мең авыл кешесе исәпләнә.
Билгеле булуынча, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Өлкән буын” төбәк проектына ярашлы автотранспорт сатып алу өчен республикага федераль бюджеттан 34,2 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Фото:ria.ru
Читайте нас: