+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юлдыбайда “Гаилә үзәге” ачылды

Ул авыл кешеләренең гаилә һәм мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү урынына әйләнәчәк.

Шушы көннәрдә Зилаер районында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Юлдыбай авылында күпфункцияле “Гаилә үзәге” ачылды. Ул авыл кешеләренең гаилә һәм мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү урынына әйләнәчәк.
Үзәкне ачуда Зилаир районы башлыгы Илгиз Фаткуллин, Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров, мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова, Башкортстанның матди-техник базасын үстерү һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Раил Мөхәммәтҗанов катнашты.
— Мәдәни гаилә үзәге заманча махсус җиһазлар, музыка кораллары, интерактив экраннар, витриналар, шулай ук тавыш яздыру фонды, видеофильмнар, методик кулланмалар, сценарий материаллары, китапханә фондына ия, — ди Зилаер районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Флюрә Сарбаева.
Биредә спорт залы, туган якны өйрәнү музее, релаксация залы, театр залы, балалар бүлмәсе, компьютер залы, авыл модельле китапханәсе эшли. Мондый учреждениеләрнең төп бурычы — гаилә традицияләрен саклап калу, халыкның иҗади мөмкинлеген ачу, балаларның һәм ата-аналарының ялын оештыру өчен шартлар тудыру.
Тантана Юлдыбай авылы үзешчәннәре катнашлыгында концерт белән тәмамланды.
Фото: Зилаер районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: