+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юлларда камералар яңадан эшли башлый

Ел ахырына кадәр республика буенча фото- һәм видеотеркәү комплекслары санын 289 дан 540ка кадәр арттыру планлаштырыла.

Башкортстанда агымдагы атнадан федераль трассаларда яңадан фото- һәм видеотеркәү камералары эшли башлаячак. Бу хакта чираттагы “Транспорт сәгате” утырышында сөйләшү булды. Сентябрь урталарында алар, ведомствоара килешү булмау аркасында, сүндерелгән иде.
“Урал буе” автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе Азамат Илембәтов белдерүенчә, федераль үзәк комплекслар өчен кем җаваплы булуын хәл иткән. Бу бурычны төбәкләргә тапшыру варианты каралды, ахыр чиктә камералар “Росавтодор” балансына билгеләнде.
Федераль юлларда 1 июльгә 59 камера урнаштырылган. Гомумән алганда, ел ахырына кадәр фото- һәм видеотеркәү комплекслары санын 289 дан 540ка кадәр арттыру планлаштырыла. Камералар республика бюджеты, сервис контракты, шулай ук Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектына ярашлы сатып алына. 2020 елда тагын 459 камера сатып алыначак.
Фото:speedcam.online
Читайте нас: