+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Башкортстанның өч уку йорты грант отты

Конкурс Русиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды.

Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2020 елда федераль бюджеттан грантлар бирү буенча конкурс Владимир Путинның май указы белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Яшь профессионаллар” программасы кысаларында үткәрелде.
Башкортстанның берьюлы өч белем биру оешмасы конкурста җиңүче булды. Акмулла исемендеге Башкорт дәүләт педагогия университеты, Салават мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжы - "Социаль өлкә”, Туймазы дәүләт юридик колледжы – “Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр” лоты буенча җиңүгә иреште. Федераль грант кысаларында Салаватның мәгариф һәм һөнәри технологияләр колледжына гына да 12 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, акчаның тагын бер өлеше республика бюджетыннан каралган. Колледжда 800дән артык студент белем ала, аларның 10 проценты сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр.
Фото:ачык чыганаклардан.
Читайте нас: