+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров “Үсеш ноктасы”нда булды

Төбәк җитәкчесе Мишкәдәге эш сәфәре барышында мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.

Төбәк җитәкчесе Мишкәдәге эш сәфәре барышында мәгариф үзәгенең эшчәнлеге белән танышты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кичә эш сәфәре барышында Мишкә районының Мишкә 1нче лицеенда булды.
Ул 1877 елда ачыла. Яңа бинада уку йорты 2006 елдан бирле эшли һәм хәзер үзенең күренекле чыгарылыш укучысы, драматург Флорид Бүләков исемен йөртә. Хәзерге вакытта лицейда 705 укучы белем ала. Ул “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профиль үзәкләренең берсе булды.
Билгеле булуынча, “Үсеш ноктасы” — авылларда һәм кече шәһәрләрдә мәктәпләр базасында төзелә торган махсус мәгариф үзәкләре. Аларның төп эше санлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләр буенча балаларны әзерләүгә юнәлдерелгән. Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.
Лицей директоры Евгений Малмыгин төбәк башлыгына белем учагының күпфункцияле җайланмалар, ноутбуклар, мобиль интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумулятор дрельләр, җилем пистолетлары, электролобзиклары һәм башка җайланмалар белән җиһазландырылуын сөйләде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров укытучылар коллективы һәм укучылар белән аралашты, Башкортстанның халык язучысы Флорид Бүләков музеенда булды.
Фото:"Башинформ".
Читайте нас: