+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яңа микроскоп могҗиза ясый

Уфаның Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе нейрохирурглары катлаулы операция ясаган.

Уфада Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсе нейрохирурглары пациентның умыртка сөягендәге шешне алганнар. Катлаулы операция дәваханәгә быел җәй аенда Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында кайткан микроскоп ярдәмендә эшләнгән.
Заманча микроскоп табибларга умыртка баганасының күкрәк бүлегендә урнашкан шешне пациент өчен минималь кан югалту белән алырга ярдәм иткән. Димәк, аңа якын арада тулы канлы тормышка әйләнеп кайтырга мөмкинлек бар. Бу хакта төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезәмәте хәбәр итә.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан.
Читайте нас: