+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Яшь осталар көч сынашачак

Башкортстанда “Яшь профессионаллар" V Ачык төбәк чемпионаты башлана.

Башкортстанда 11-16 декабрьдә “Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты узачак. Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Быел 585 конкурсант үз һөнәрендә иң яхшысы булу өчен көч сынашачак. Чемпионат Уфа шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләре мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре мәйданчыкларында узачак. Төп мәйданчык ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә комплексы булачак. Ярышлар төп яшь категориясе (16-22 яшь) өчен 62 компетенция һәм “юниорлар” категориясе буенча 24 компетенция (16 яшь һәм аннан да яшьрәк) буенча узачак.
585 катнашучы үз эшендә иң яхшысы булу өчен җиде эшче һөнәр блогында көч сынашачак: мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр, мәгариф, җитештерү һәм инженер технологияләре, төзелеш һәм төзелеш технологияләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, иҗат һәм дизайн, транспорт һәм логистика. Аларның эшләренә 600 дән артык эксперт бәя бирәчәк.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда быелгы чемпионатта 19 компетенция буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелә.
Быел төбәк чемпионатына республика юниорлык компетенцияләрен үстерәчәк югары уку йортлары да кушылды. Чемпионатның географиясе елдан-ел киңәя бара: 35 ярыш мәйданчыгы Уфа, Бәләбәй, Бөре, Благовещенск, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак, Сибай, Туймазы, Учалы, Әлшәй һәм Дуван районнарында урнашкан.
Чемпионатта Башкортстан конкурсантлары белән беррәттән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Марий-Эл, Татарстан республикаларыннан, Иркутск, Түбән Новгород, Ырынбур, Саратов өлкәләреннән килгән студентлар да катнашачак.
Фото:resbash.ru
Читайте нас: