+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Юлларда камералар арта

2020 елның маена аларның саны 1000гә җитәчәк.

Башкортстан юлларында 2019 елның 20 декабренә 505 камера эшләячәк. Бу хакта 9 декабрьдә Хөкүмәттә узган киңәшмә барышында транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Уфада өстәмә рәвештә 62 камера урнаштырылган — төзү-монтаж эшләре тәмамланган, хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре бара.
М-5, М-7, Р-24 федераль трассалары участокларында 59 камера урнаштырылган. Өч көн эчендә 2078 мең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
2020 елның маена Башкортстанда камераларның гомуми саны 1000 берәмлек тәшкил итәчәк — һәм республика юллардагы хокук бозуларны теркәү аппаратлары иң күп булган ун төбәк арасына керәчәк. Бу максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеотеркәү камераларын урнаштыру схемасы ачык булырга тиеш, һәм республика халкы аларның кайда урнаштырылуын белергә тиеш дип ассызыклады. Республика җитәкчесе билгеләвенчә, бу чаралар нәтиҗәле эшли — республика юлларында һәлак булучылар саны кими.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: