+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өченче балага дәүләт түли

Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында ай саен акчалата түләү рәвешендә тормышка ашырыла.

2020 елда Башкортстан өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә пособиеләр түләүгә бәйле чыгымнарны финанслау өчен федераль бюджеттан акча алачак. Документ Русия Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Әлеге мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында ай саен акчалата түләү рәвешендә тормышка ашырыла.
Федераль акчалар җибәрәчәк төбәкләр исемлегенә 75 субъект кергән. Аларда туучылар санының суммар коэффициенты 2дән артмый һәм халыкның табигый һәм миграция кимүе күзәтелә.
2020 елда түләүләрне финанслашуга гомуми акча күләме 55,3 миллиард сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 45,8 миллиард сум федераль бюджеттан һәм 9,5 миллиард сум федерация субъектлары бюджетларыннан каралган.
Фото:mosk.cap.ru
Читайте нас: