+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Теләүмбәттә яңа ФАП ачылды

Яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу авыл халкы өчен зур сөенеч булды.

Күгәрчен районының Теләүмбәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны төзү өчен акча “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы буенча бүлеп бирелде. Бу мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты.
Яңа ФАП башка яңартылган социаль объектлар — мәчет, социаль-мәдәни үзәк, мәктәп һәм балалар бакчасы белән янәшә урнашкан, дип хәбәр итә “Кугарчинские вести” район гәзите.
Район хакимияте башлыгы Гайса Янбаев белдерүенчә, элекке медицина учреждениесе бинасы авылда 1985 елда ук төзелгән булган һәм яңартуны таләп иткән. Яңа ФАП кыска вакыт эчендә сафка кертелгән һәм монда Мәләвез шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән "Нур" җәмгыяте төзүчеләренең өлеше зур.
Авыл фельдшеры Сөмбел Ишмөхәммәтова биредә 30 елдан артык хезмәт сала. Ул авылдашларына шундый бүләк ясаганы өчен республика һәм район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктында көтү залы, кабул итү, процедуралар, медицина персоналының ял итү бүлмәләре, дарулар саклау, хуҗалык блогы, салкын тамбур, санузел каралган. Кайнар су, канализация, Интернет, телефон элемтәсе үткәрелгән, территория төзекләндерелгән. Яңа ФАП ачылу хөрмәтенә район үзәк дәваханәсе җитәкчелеге тәҗрибәле фельдшерга эш өчен яңа компьютер бүләк иткән.
Фото:"Башинформ"
Читайте нас: