+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бакалыда интеллектуаль мәктәп ачылды

Ул авыл җирлегендә эшләтеп җибәрелгән беренче эксперименталь мәйданчык.

Бакалы районында интеллектуаль мәктәп ачылды. Бу хакта БСТ телеканалы хәбәр итә.
Интеллектуаль мәктәп - ул авыл җирлегендә эшләтеп җибәрелгән беренче эксперименталь мәйданчык. Проектның асылы - компьютер модельләрен һәм интерактив интеллектуаль технологияләрне куллану ярдәмендә белем бирүнең сыйфатын арттыру.
Биредә төп мәктәп программалары тирәнтен өйрәнеләчәк. Районның җыелма командаларын төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашуга әзерләүгә зур игътибар биреләчәк. Инновацион мәйданчык Владимир Путинның май указлары белән имзаланган " Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормышка ашты.
"Нәрсә ул интеллектуаль мәктәп? Бу үзләрен теге яки бу хәлләрдә сәләтләрен күрсәткән балаларның аерым төркемнәре белән генә эшләү түгел. Ул, тулаем алганда, белем бирү процессын оештыруны, укытучылар эшчәнлеген яңадан формалаштыру”, - дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Интеллектуаль мәктәпне ачу тантанасында балалар өчен осталык дәресләре оештырылды. Республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре кабинетларда һөнәри юнәлеш бирүче уеннар уздырды. Уку процессы Талантлы яшьләргә ярдәм итү фонды, БДПУ һәм БДАУ белән берлектә алып барылачак. Проектның төп бурычларының берсе - авыл җирлегендә мәктәп укучыларына шәһәр укучыларына кебек үк мөмкинлекләр бирү.
Фото:БСТ
Читайте нас: