+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мондый олимпиада Башкортстанда беренче тапкыр!

Уфада НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәтенең беренче олимпиадасы финалы узды.

Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясендә НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәтенең беренче олимпиадасы финалы узды.
Анда Башкортстаннан, Төмән һәм Чиләбе өлкәләреннән килгән, турны читтән торып уңышлы узган 70тән артык 5-7нче сыйныф укучылары катнашты. Әлеге мөһим чара Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Финал барышын карарга һәм балалар белән аралашу өчен гимназиягә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Русия – мөмкинлекләр иле” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генеральный директоры Алексей Комиссаров та килгән иде. Алар укучыларның олимпиада биремнәрен ничек үтәүләре белән кызыксынды.
Финалда катнашучылар командаларда заманча технологик җиһазлар: 3D-принтерлар, лазер кискечләре, квадрокоптерлар кулланып, инженерлык мәсьәләләре чиште. Монда аларга программалаштыру, 3D-модельләштерү, электроника һәм схемотехника нигезләре өлкәсендә гамәли күнекмәләр белү таләп ителде.
Гимназиянең спорт залында кунакларга танылган боксчы, Дәүләт думасы депутаты Николай Валуев кушылды, ул бокс белән шөгыльләнүче укучылар белән аралашты. Радий Хәбиров белдерүенчә, тиздән Уфада Николай Валуев исемендәге бокс мәктәбе ачылачак, анда танылган спортчы осталык дәресләре үткәрәчәк.
Уфада олимпиада финалы биш юнәлеш буенча үтте: “Кеше өчен технологияләр”, “Космос өчен технологияләр”, “Виртуаль дөнья өчен технологияләр”, “Роботлар дөньясы өчен технологияләр”, “Яшәү мохите өчен технологияләр”.
Олимпиаданы оештыручылар әйтүенчә, бу чараның төп максаты — һәр укучыга белемен арттыру өчен мөмкинлек тудыру, инженерлык технологияләре белән кызыксыну уяту, үсеш векторын билгеләргә ярдәм итү. Катнашучыларның һәрберсе, нәтиҗәләренә карамастан, иҗади һәм команда эшендә уникаль тәҗрибә туплды, заманча техника белән эш итү күнекмәләренә ия булды.
— Олимпиада финалының нәкъ менә Уфада узуы безнең өчен аеруча сөенечле. Безнең укучылар иң яхшылар арасында, алар сәләтле, акыллы, көчле һәм максатчан. Алар заманча фикерли һәм аралаша. Без балаларыбыз яхшы белем алсын һәм илнең әйдәп баручы вузларына керсен, ә аннары республикага эшкә әйләнеп кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Башкортстан матур, уңышлы, уңайлы һәм заманча төбәк булачак. Без сезне һәрвакыт өйдә көтәбез, — диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: