+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Безнең укучылар “Театраль Идел буе” фестивале җиңүчеләре!

Түбән Новгородта Башкортстаның яшь актерларын бүләкләделәр.

Түбән Новгородның “Комедія” театры сәхнәсендә Идел буе федераль округының студентлар һәм мәктәп спектакльләре фестивале лауреатларын, “Иң яхшы режиссер”, “Иң яхшы актер” һәм “Иң яхшы актриса” номинацияләрендә җиңүчеләрне һәм фестиваль афишалары конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге уникаль проект Театр елында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров тәкъдиме белән гамәлгә ашырылды. Аның төп максаты — һөнәри булмаган коллективларны актив иҗатка җәлеп итү һәм театр күгендә яңа исемнәр ачу. Әлеге максатлы эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Конкурста 483 коллектив һәм җиде мең яшь актер катнашты. Бу ярышта аларның кайсы үз осталыгын тагын да камилләштерде, кайсы башкалар үрнәгендә үзе өчен яңалыклар ачты. Ә иң мөһиме — һәркем профессиональ жюри һәм тамашачылар тарафыннан объектив бәя алды.
Яшь театр коллективлары спектакльләрен 150 меңнән артык кеше карады, тагын 36 мең тамашачы интернеттагы спектакльләрнең видеоверсияләрен күрде. 30 меңгә якын кеше тавыш бирүдә катнашты. “Иң яхшы студентлар спектакле” номинациясендә Чувашстан Республикасыннан иҗади студия җиңүгә иреште. “Балалар театрларының иң яхшы спектакле” номинациясендә Башкортстанның Межгорье шәһәреннән “Пауза” үрнәкле театр студиясе тәрбияләнүчеләре беренчелекне алды. Конкурста алар Владислав Панфилов пьесасы буенча "Сказка о Емеле-лодыре" әсәрен тәкъдим иттеләр.
Тантаналы чарада вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев беренче урын яулаучыларны гына түгел, ә көмеш һәм бронза медаль алучы мәктәп һәм студентлар коллективларын да бүләкләде. Балалар истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльләргә 100-200 мең сумлык грант алды. Иң яхшы режиссерлар һәм актерлар Мәскәүгә Русиянең әйдәп баручы театрлары спектакльләренә барачак.
Фото: Башкортстан Башлыгының рәсми сайтыннан.
Читайте нас: