+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Терминаллар кайтты

Республиканың 110 медицина оешмасы электрон чиратны оештыру өчен 143 комплект алды.

Башкортстанның берьюлы 110 медицина оешмасы электрон чиратны оештыру өчен 143 комплект алды. Җиһазлар белен тәэмин итү Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашты. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомствода аңлатуларынча, әлеге җиһазларны куллану чират агымы белән идарә итү процессын оптимальләштерергә һәм пациентларга хезмәт күрсәтүне көтү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.
Белгечләр ассызыклавынча, барлык мәгълүмат терминаллары да электрон полисны “тану” өчен җайланмалар белән тәэмин ителгән, шулай ук аларның сканер функциясе бар. Хәзер пациентка полисының фотосурәтен кесә телефонында саклау да җитә. Штрих-код системада таныла һәм идентификацияләнәчәк.
2020 елда Владимир Путинның май указы белән тәкъдим ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектын гамәлгә ашыру максатында республиканың калган медицина оешмаларын да шундый терминаллар белән тәэмин итү планлаштырыла.
Фото:gorobzor.ru
Читайте нас: