+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дәресләр тагын да кызыклырак үтәчәк!

Балтач районының Югары Карыш мәктәбе укучылары яңа шартларда белем алачак.

Югары Карыш урта мәктәбендә интерактив комплекслар белән җиһазландырылган уку кабинетлары ачылды. Бу шатлыклы хәл турында социаль челтәрдәге битендә район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев хәбәр итә.
Мәктәпнең ике сыйныфы ике интерактив комплекс, 30 ноутбук-трансформер, укытучылар өчен 9 ноутбук белән җиһазландырылды. Җиһазларның гомум суммасы ике миллион сумнан артык.
Компьютер сыйныфлары Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Санлы белем бирү мохите” проектын тормышка ашыру кысаларында булдырылды. Проект 2024 елга кадәр исәпләнгән. Быел республикада 63 мәктәптәге сыйныфларны санлаштыру өчен федераль бюджеттан 128 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде.
Югары Карыш мәктәбендәге заманча технологияләр белән җиһазландырылган сыйныфларны ачу тантанасы кысаларында мәктәп директорларының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен район семинары оештырылган. Чарада катнашучыларга яңа җиһазлар кулланып, ачык дәресләр тәкъдим ителгән.
Фото: Район хакимияте башлыгының социаль челтәрләрдәге битеннән.
Читайте нас: