+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Мәктәп тә, балалар бакчасы да өр-яңа булачак!

Алдагы елда Михайловка авылында ике социаль объект төзеләчәк.

Республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында заманча белем бирү өчен шартлар тудыру максатыннан бихисап эшләр башкарыла. Яңа белем учаклары, балалар бакчалары төзү – шушы максатлы эшнең мөһим өлеше булып тора.
2020 елның ноябрь ахырына кадәр Уфа районында 640 урынга мәктәп һәм 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Аукционны “1 нче төзелеш идарәсе” компаниясе отты. Башта контракт бәясе 480 миллион сум булган, җиңүче аны 399 миллион сумга кадәр киметкән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Шулай итеп, киләсе елның 30 ноябренә кадәр Михайловка бистәсендә яңа ике социаль объект барлыкка киләчәк.
Фото:2we.ru
Читайте нас: