+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дәресләр бер тында үтә!

Республиканың 63 мәктәбе “Санлы белем бирү мохите” төбәк проектында катнаша.

Республикада Владимир Путинның май указлары белән расланган “Мәгариф” гомумдәүләт проектына ярашлы “Санлы белем бирү мохите” төбәк проекты тормышка ашырыла. Анда республиканың 63 мәктәбе катнаша. Проект кысаларында белем бирү учреждениеләре компьютерлар, принтерлар, интерактив панельләр белән тәэмин ителде.
Шушы көннәрдә Уфа районының Миловка мәктәбендә мәгариф өлкәсен санлаштыру буенча муниципаль кураторлар өчен семинар узды.
Элек химия дәресләрендә туфракның әчелеген лакмус кәгазе ярдәмендә ачыкласалар, хәзер датчикны эретмәгә салу да җитә. Интерактив панельдә секунд эчендә аның графигы барлыкка килә. Таблицаны да шунда ук күрергә була. Цифрлы лаборатория укытучы эшен җиңеләйтеп кенә калмыйча, балаларның игътибарын да җәлеп итә.
­- Укучыларым ныграк кызыксына башлады, алар гаджетларда күренешнең тиз генә үзгәрүен күрергә күнеккән. Хәзер барысын интерактив күрсәтергә мөмкин булды. Алар өчен гадәти дәреслек белән эшләүгә караганда, заманча җиһазлар белән эш итү күпкә уңайлырак, җиңелерәк, - ди Миловка урта мәктәбенең химия укытучысы Лилия Шикалова.
Укытучыларга исә яңадан парта артына утырырга туры килде. Хәзер аларга дәресләрдә яңа җиһазлар кулланырга кирәк булачак. Укытучылар, методистлар һәм җитәкчеләр хезмәттәшләреннән тәҗрибә туплый.
Хәзер Миловка мәктәбе укытучылары яңа интерактив такталарда балаларга физика буенча тәҗрибәләр генә түгел, файдалы казылмалар эзләү турындагы фильмнар да күрсәтә ала. Балалар ноутбукларда белем алачак. Проект кысаларында алар мәктәпкә 30 данә бирелде.
Фото: bash.news
Читайте нас: