+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өлкән яшьтәгеләрне дәваханәгә илтеп куячаклар

Дәүләт җыелышы-Корылтайда шушы хакта закон проекты кабул ителде.

Дәүләт Җыелышы-корылтай социаль хезмәтләр исемлегенә авыл җиреннән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына кадәр йөртү турында закон проекты кабул итте. Парламент спикеры Константин Толкачев билгеләвенчә, Башкортстанда моңа ихтыяҗ күптән туды.
“Әгәр шәһәр инфраструктурасы аерым кыенлыкларсыз медицина учреждениеләренә барып җитәргә мөмкинлек бирсә, авыл җирендә өлкән яшьтәге гражданнар, бигрәк тә ялгызлар өчен, бу еш кына чын проблемага әверелә», – дип билгеләде ул.
Башкортстан парламентында ассызыклауларынча, бу хезмәт медицина ярдәменә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнар өчен яхшы ярдәм булачак.
Фото:tatvestnik.rbsmi.ru
Читайте нас: