+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Безнең укучылар лидерлар арасында!

Башкортстаннан 15 меңгә якын мәктәп укучысы “Минем беренче бизнесым” халыкара конкурсында катнашты.

Шушы көннәрдә Мәскәүдә “Минем беренче бизнесым” халыкара конкурсының онлайн-этабына йомгак ясалды. Конкурста Русиядән һәм башка илләрдән 700 меңнән артык кеше катнашты.
Әлеге бәйге Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Русия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларының берсе. Конкурсның остазлары — танылган Русия блогерлары, эшмәкәрләр һәм “Капитаннар” бизнес факультеты студентлары.
Башкортстан катнашучылар саны буенча лидер 10 төбәк арасына керде һәм сигезенче урынны алды. Конкурста республикадан 14 852 укучы катнашты (барлык гаризаларның 2,11 проценты).
Онлайн-трансляция вакытында 60 җиңүче игълан ителде, алар кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Моннан тыш, махсус онлайн-трансляция тамашачылары өчен конкурс турындагы сорауларга дөрес җавап биргән өчен 3 өстәмә бүләк уйнатылды.
“Минем беренче бизнесым” конкурсы 5-11 сыйныф укучылары арасында эшкуарлык сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән. Укучылар конкурста бизнес-идея белән дә, инде әзер проект белән дә катнаша ала. Онлайн-этап кысаларында һәр катнашучыга бер яисә берничә юнәлешне сайларга, танылган блогерлардан биремнәр үтәргә һәм үз идеяңне яки бизнес-проектны тәкъдим итәргә мөмкин булды.
Конкурсның 5 юнәлеше буенча танылган блогерлар остазларлар ролендә булды: “Мәгариф” (Миа Бойка), “Социаль” (Маша Маева), “Инновацион” (Карина Кросс), “Санлы” (Алексей Столяров) һәм “Медиа” ( Дима Масленников).
Онлайн-этап барышында 19 шәһәрдә конкурс штаблары ачылды, анда барлык катнашучылар өчен эшкуарлык һәм интеллектуаль уеннар үткәрелде, шулай ук конкурс экспертлары һәм остазлары – “Капитан” факультеты студентлары белән очрашулар оештырылды. Төбәк штаблары конкурсның киләсе этабы вакытында эшләячәк, аларда START UP бизнес-курсы үткәреләчәк. Курста катнашучылар проектлар өстендә эшне дәвам итә яки остазлары белән бергә яңа идеяләрне тормышка ашыра алачак.
Конкурс җиңүчеләренә түбәндәге мөмкинлекләр биреләчәк:
* Дүрт айлык СТАРТ бизнес-курсын үтү;
* Вузларга керү өчен өстәмә баллар алу;
* Үз проектларыңны тормышка ашыру өчен конкурс тәмамланганнан соң, остазлар белән хезмәттәшлекне дәвам итү;
* Конкурс партнеры – “Инновацияләргә ярдәм фонды” грантын оту;
* Мәктәп укучылары өчен төбәкара бизнес-интенсивта катнашу.
Фото:proural.info
Читайте нас: