+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Балалар бакчасы да, мәдәният учагы да бар!

Шушы көннәрдә Кушнаренко районының Илморза авылында яшәүчеләр тормышында берьюлы ике зур вакыйга булды.

Авылда балалар бакчасы һәм яңартылган клуб ачылды. Иске Камышлы “Кояшкай” балалар бакчасының филиалы 15 урынга исәпләнгән. Әле 2019 елның августында ук район хакимияте белән очрашуда авыл халкы мәктәпкәчә учреждение ачуны сораган. Элекке башлангыч мәктәпнең авария хәлендәге бинасы урынында балалар бакчасы ачу турында карар кабул ителгән.
Яшь гаиләләр көтеп алган бу мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” төбәк проекты кысаларында тормышка ашты. Моның өчен 2,15 миллион сум акча бүленде.
Авылның мәдәни тормышын яңадан тергезү дә Илморза авылы халкы өчен Яңа ел алдыннан зур бүләк булды. Илморзалылар җирле инициативаларга ярдәм итү программасында беренче ел гына катнашмыйча, бу юлы авыл клубын төзекләндерергә карар кылдылар. Проектны тормышка ашыру өчен бер миллион сумнан артык акча кирәк булган. Авыл җирлеге хакимияте тиешле сумманың 15 процентын бүлеп биргән. Авыл халкы, шулай ук җирле эшмәкәрләр хәйрия ярдәме күрсәткән.
Берничә ай эчендә биредә җитди эш башкарылган һәм зур якты, заманча мәдәният учагы барлыкка килгән. Димәк, авылда тормыш янә җанланачак, күңелле вакыйгаларга бай булачак.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас: