+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

5 заманча остаханә ачылды

Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжындагы остаханәләр төзелеш компетенцияләре буенча булдырылды.

Бүген, 25 декабрьдә, Башкортстанның архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжында төзелеш өлкәсендәге компетенцияләр буенча җиһазландырылган биш остаханә ачылды: геодезия, сантехника һәм җылылык, суыту техникасы һәм системалары, буяу-декоратив эшләр, каркаслы йорт төзелеше.
Остаханәләрне Ворлдскиллс Русия стандартлары нигезендә җиһазлау колледж базасында түбәндәге чаралар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк:
- Студентларны төп белем бирү программалары буенча укыту, шул исәптән электрон укытуның заманча технологияләрен һәм дистанцион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү;
- Төрле яшь төркемендәге халык өчен һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарны Ворлдскиллс стандартлары буенча укыту;
- Колледжны тәмамлаучыларның әзерлек сыйфатын бәяләүнең заманча технологияләрен гамәлгә кертү өчен күргәзмә имтихан әзерләү һәм уздыру;
- Башкортстан Республикасында “Яшь профессионаллар” Ворлдскиллс Русия төбәк чемпионатларының остаханә мәйданчыкларында “Геодезия”, “Сантехника һәм җылылык”, “Суыту техникасы һәм системалары”, “Маляр-декоратив эшләр”, “Каркаслы йорт" төзелеше компетенцияләре буенча үткәрү;
- Социаль партнерлар һәм эш бирүчеләр белән үзара файдалы хезмәттәшлек һәм элемтәләрне ныгыту.
Республикада урта һөнәри белем бирүне модернизацияләү Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Яшь профессионаллар” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Әлеге проект нигезендә колледжның инфраструктурасы яңартыла.
2024 елга илдә заманча стандартлар буенча җиһазландырылган 5000 остаханә ачылачак, шул исәптән, Worldskills стандартларын да кертеп.
Фото: Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтеннән.
Читайте нас: