+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Өр-яңа автобуслар мәктәпләргә юл алды

Кичә, 25 декабрьдә, республика районнары һәм шәһәрләре мәктәпләренә 37 яңа автобус ачкычлары тапшырылды.

Мәктәп автобуслары заманча хәвефсезлек таләпләренә туры килә һәм балаларны йөртү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән тәэмин ителгән, ГЛОНАСС системасы бар. Бу автобуслар кечкенә пассажирлар өчен уңайлы итеп эшләнгән. Күчмә баскыч ярдәмендә беренче сыйныф укучылары салонга зурлар ярдәменнән башка күтәрелә ала.
37 яңа мәктәп автобусы 21 муниципалитетка юл алды. Кайберләренә икешәр, хәтта өчәр автобус бирелде. Әлеге хәл транспорт булмау белән генә түгел, автопаркның тузуына да бәйле. Закон буенча мәктәп автобусы 10 елдан артык кулланыла алмый.
Яңа автобуслар Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында федераль акчаларга сатып алынды. Бүгенге көндә республика мәктәпләрен тагын 150ләп автобус белән тәэмин итәргә кирәк. 2020 елда бу максатларга төбәк бюджетыннан 115 миллион сумга якын акча каралган.
Фото: bash.news
Читайте нас: