+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дуванда өр-яңа мәдәният йорты ишекләрен ачты

300 урынлык мәдәнит учагы район тормышын тагын да җанландырып җибәрәчәк.

Дуван районының Дуван авылында 300 урынлык 3064 квадрат метрлы өр-яңа күпфункцияле мәдәният йорты ишекләрен ачты. Авыл халкы көтеп алган ике катлы мәдәният учагы Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелде.
Аны ачу тантанасында республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дуван районы хакимияте башлыгы Фаил Мөхәммәдиев, Башкортостан Республикасының капиталь төзелеш идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Сафин катнашты.
Бина фойесында сәнгать осталарының эшләреннән күргәзмә һәм районның тарихы һәм үсеше турында мәгълүмат стендлары оештырылды. Китапханәдә рәсем сәнгате түгәрәкләренең, шулай ук балалар бию коллективының һәм башка иҗади берләшмәләрнең репетицияләре күрсәтелде.
"Заманча уңайлы мәдәният йорты ачылу белән, Дуван авылы мәдәният үсешенә көчле этәргеч алды. Биредә яшәүчеләр хәзер үзләренең иҗади мөмкинлекләрен тагын да күбрәк чынга ашырыр, дип ышанам. Мәдәният йорты барлык коллективларны, барлык халыкларны берләштерү учагы булачак. Ә балалар каникулларны нәкъ менә биредә, яңа үзәктә үткәрәчәкләр, чөнки аларга күңел ачу һәм сәләтләрен төрле яклап үстерү өчен биредә барлык шартлар да бар”, - диде Әминә Шәфыйкова.
Мәдәният йортының иркен фойесы, 300 урынлык концерт залы, хореография, вокал һәм башка иҗади юнәлешләр өчен бүлмәләре, авыл китапханәсе бар. Бина сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Урамда уңайлы ял итү зонасы, парковка урнашкан.
Фото:Дуван районы хакимиятенең рәсми сайтыннан.
Читайте нас: